20 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Аксубайда гражданнарны кабул итәләр
22 ноябрьдә Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Шиһапов Айрат Минимарсиль улы һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы прокуроры Гелметдинов Ильсур Ирек улы экология мәсьәләләре буенча аксубайлыларны кабул итәчәк.
-
Татарстанда ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшыру чаралары узачак
Әниләр көне уңаеннан, Татарстанда ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшыру чаралары узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова сөйләде.
-
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе белдерүе
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территориясендә җирле референдумда вакытыннан алда тавыш бирүне үткәрү турында: алдан тавыш бирү эш көннәрендә кичке вакытта (җирле вакыт буенча 16 сәгатьтән соң) һәм ял көннәрендә дүрт сәгатьтән дә ким булмаган вакыт эчендә үткәрелә. (67нче номерлы ФЗның 65 маддәсе 4 пункты, 52.1 ТРЗның 52 маддәсе 3 пункты)
-
“Театраль Идел буе" фестивале финалындагы спектакльләр өчен тавыш бирү мөмкин
Иң яхшы спектакль өчен бер тәүлек эчендә 8(800)350-35-43 түләүсез номер буенча тавыш бирергә мөмкин.
-
Федерация Советы төнлә тынычлыкны бозучы россиялеләрне штрафка тартырга тәкъдим итте
Федерация Советы төнлә тынычлыкны бозучы россиялеләрне җаваплылыкка тартырга тәкъдим итте.
-
Камил Гилманов үзара салым өчен, ә аксубайлылар?
Районда календарь елын төгәлләп, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары коллективларында түгәрәк өстәлләр уза, халык, агрофирмалар эшчеләре – кыр һәм ферма хезмәтчәннәренең район башлыгы Камил Гилманов белән ачыктан-ачык аралашуы алымында очрашулар оештырыла.
-
Район бюджетының 62 проценты белем бирүгә тотылачак
Район Советы утырышында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында фикер алыштылар
-
Коррупция мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл
Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова «Юность» спорт комплексы коллективы белән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча очрашты.
-
Лениногорскида төнлә чыккан янгында ир-ат мәетен тапканнар
Лениногорскида төнлә янган йортта өлкән яшьтәге ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Синоптиклар Россиянең Европа өлешенә кыш килүе турында сөйләде
Иртәгә, 21 ноябрьдә, Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә метеорологик кыш урнашачак.
-
Камил Гилманов «Авыл таңнары» коллективы белән очрашты
Район башлыгы Камил Гилманов «Татмедиа» АҖ филиалы «Авыл таңнары» газетасы редакциясенең иҗат коллективы белән очрашты.
-
Гороскоп на 20 ноября 2019 года
Сейчас вы стоите перед выбором, какому именно новому проекту дать зеленый свет. Оцените это с точки зрения перспектив, открывающихся перед вами, и ситуации, которая сейчас складывается на рынке. Возможно, что некоторые запланированные предприятия придется отложить.